Тэтимол 2015

СЕРКӘ I, диал. сергә (ТТДС: 367) «гнида; плесень, цветень; цвет, серёжки (хлебов)» > мар. (Саваткова: 219) сĕркä, сырка, шырка, шĕрха «башак серкәсе», шаргинчэ, шаргэнчэ, шаргэньэ «бет серкәсе», удм. сюрел «чәчәк, башак серкәсе», серел «бет серкәсе», чув. шăрка һәм башк. һеркә – һәр ике мәгънәдә (безнеңчә, бу ике мәгънәнең бердәйлеге шик тудырмый: бет серкәсе дә беренче карашта башак серкәсенә зурлыгы, төсе, кылчыкка – чәчкә тезелеп торуы белән бик охшаш була), к. ш. ук венг. serke, морд. Э. сярко, морд. М, сярхка, коми серов «бет серкәсе» < гом. төрки сиркэ (каз. сĕркә, тув., хак. сиргэ һ.б.) id. ~ бур. шэрхэ «бет», монг. сиркэ «кызыл бет» һ.б. к. Räsänen 1969: 423; ЭСТЯ VII: 268–270.

Серкә < сиркэ сүзе сырга (к.) > рус. серьга сүзе белән бәйле. Сүзнең тамыры ачык түгел; тат. диал. (себ.) серлә-ү «коелу, агып тору» сүзен серкә белән бәйләү бик тәвәккәл адым. Шулай ук аны фин-угор сүзе дип билгеләү дә (КЭСК: 251) шикле. Серкә – продуктив сүзьясагыч нигез: серкәлән-ү (үсемлек тур.), серкәлә-ү (кеше тур.), серкәле.



Предыдущая статья            Следующая статья