Тэтимол 2015

СЕҢЕЛ, сеңгел дип тә әйтәләр, сеңле, сеңне, cеб. (Тумашева 1992: 190) сиңне «младшая сестра, сестрёнка» < гом. кыпч., уйг., үзб., ш. ук бор. төрки сиңил, сиңли, башк. һеңел, һеңле һ.б. (төрле төп варианттан тайпылышлы яңгырашлар тур. к. ЭСТЯ 2003: 265–266) id., чув. шăллăм, шăнкăлăм «энем, энекәш», мар. шаля, шольо «энекәш»; як. (ДСЯЯ: 227) һиңил «яшь, өйрәнчек, башлангыч». Гомумән, ачык түгел, к. Покровская 1962: 32–33; Егоров 1984: 90; Рамазанова 1991: 54–55; ЭСТЯ VII: 265–267.

Дерив.: сеңелдәш, сеңелкәш ~ сеңелкәч һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья