Тэтимол 2015

СЕҢ: сең туу, сеңер туу (миш. ЗДС: 571–572) «припухать (о жилах, мускулах) от длительной работы», «завязываться – о жилах». Бу бездә бер тапкыр гына чагылган сең < гом. төрки *сиң «ярымсыек һәм сузылучан субстанция»не белдергән булса кирәк, к. диал. сеңер-ү сең-ур-, суң-әр- «сеңәлләнү; сыегаю», сеңел-ү «эрү, таркалу», сеңәрт-ү *сеңәрт- «сеңгә булу», сеңгәк, сеңгәләк «баткаклы, сазлыклы төш», сеңгәлцек, сеңелцек «баткаклык, сазлык», к. кар., нуг. сиңге- «сыеклану» һ.б. Сеңер (к.) сүзенең дә сең ~ син тамырыннан булуы, ш. ук сеңел (к.) «яшь кенә кыз яки егет» төбендә «буыны сыек, катмаган» мәгъ. сүздән булуы ихтимал (гом. төрки сыңил- сүзенең бүтән төгәл этимологияләре күренми шикелле). К. ш. ук Сеңәл, Сеңел.



Предыдущая статья            Следующая статья