Тэтимол 2015

СЕМ I«тихий; притихший (в печали)» ~ чув. сĕм «сем», сĕм варман «карурман», тат. диал. (кас.) сәм «сем» ~ хак. диал. сым «сем» (Радлов IV: 675) ~ калм., бор. монг. sem «сем; тын гына» (к. Поппе 1938: 320) > хәз. монг. сэм, сем id., тунг. сим-сим «тын гына» һ.б. (ССТМЯ II: 88). К. ш. ук Шым.

Сем нигезеннән аның дериваты семәй-ү (> башк. һемәй-ү) «уңышсызлыктан кайгырып тын калу», шуннан семәйт-ү «зурга өметләнгән, шәпләнгән, мактанган кешене уңышсызлыкка очратып боектыру» киңрәк кулланылалар. К. Зимасов: 86.



Предыдущая статья            Следующая статья