Тэтимол 2015

СЕЛТЕ, диал. селде «щёлочь» ~ башк. һелте id. ~ чув. (Сергеев 1971: 106) сĕлтĕ, сĕлĕт, сĕлкĕш, сĕлтĕк «селте», сĕлкĕт, шĕлкĕш, шĕлтĕш, шөлтөш «су сеңдергән язгы кар», мар. сылтэ вүд «селте су – селте» ~ гом. кыпч., чыгт. силти «селте» (каз. сiлтi «кислота»), алт. шылты «түпрә, түп», шилти «каен суты» ~ монг. шүлт «селте» < яз. монг. šültä ~ калм. šültü «селте» ~ эвенк. силту, һилти > як. силти «каен үзәге черегеннән ясалган сеңәл – эчемлек һәм тире иеләү сыекчасы итеп файдаланыла», к. ш. ук к.-балк. зылды «карбызның һ.б. йомшагы; кәс; таркау, сәлкәү». Гомумән, бу тунг.-монг. даирәсеннән алынма булса кирәк.

Федотов II: 41–42; Аникин: 701, 709 (рус. диал. шильта «каен суы» һәм шульта «чәй итеп кайнатыла торган черек каен үзәге» сүзләренә параллель итеп күп кенә рус. диал., бур., тунг. сүзләре китерелә).



Предыдущая статья            Следующая статья