Тэтимол 2015

СЕЛЕК-Ү(селкү, селкә, селекте), селке-ү (селки) «трясти; качать; махнуть» < гом. кыпч., алт., уйг., үзб. силки-, башк. һелке-, хак., тув. силги-, як. илги- id. ~ төр. < бор. төрки (ДТС: 500) silk- «селкү» ~ монг. силги- < бор. монг. silge- «дерелдәү», (Поппе 1938: 320) selge- «дулкын бәрү, чәпчү» һ.б. сил//сэл//сәл тамырына к- детерминанты ялганып ясалган нигездән; к. ш. ук тув. селеңке- «селкетү», кырг. селк эт- «селкенеп алу», кор. silluk-silluk, silgit-silgit дерелдәү, калтырау, селкенүләрне белдерә торган тәкълиди сүз (к. Ramstedt 1949: 233). Башк. һелке-, һелк- һәм як. илги- < *һилки, илк- < *һилк нигезләре гомоген: с- > һ- күчеше булган чыганактан киләләр. ЭСТЯ VII: 259–260.

Дерив.: селкенү, селкетү; диал. селкенчәк һ.б. Селкенү < гом. төрки силкин- «кубылу, бер кыяфәттән икенче кыяфәткә әверелү (мәс., кешенең бүрегә әверелүе)» мәгъ. кулланылучан. ССТМЯ II: 83. Чаг. Сәлкен-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья