Тэтимол 2015

СЕЛӘГӘЙ «слюна» < гом. кыпч., хак., алт. силегей, силекей, башк. һеләгәй, тув. шилегей, аз. селик id. ~ эвенк. һ.б. (ССТМЯ II: 426) силэксэ, маньч. силэнги һ.б. (күп вариантлар) «селәгәй, сыек лайла, мәмәч»; күп төрки телләрдә -ү- вариант: чыгт. (Радлов IV: 831) сүлäгäс, үзб. сулак, сулакай, уйг. шöлгәй id. ~ як. (Пекарский II: 2396) сүлүгäi, сүлäгäi «сүл» ~ монг. шил үсүн, бур. шүлүсү «селәгәй». Чаг. ш. ук фин. sülke, sylki, морд. сельге «селәгәй; төкерек», удм. сялзём «төкерек», госм. салjа < грек. ςαλιον «селәгәй» (Радлов IV: 359), рус. слюна ~ латыш. slienas id. Күренгәнчә, күп телләрдә «селәгәй, төкерек» мәгъ. сүзләр охшаш – сл ~ сил ~ сүл тамырыннан килә.

Чув. сĕлеке «селәгәйле», мар. (Исанбаев 1978: 17), удм. (Насибуллин: 137) сĕлäгäй «селәгәй» тат. теленнән булса кирәк. Федотов II: 40–41; ЭСТЯ VII: 250–251.

Дерив.: селәгәйле, селәгәйсез; селәгәйлән-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья