Тэтимол 2015

СЕЗ «вы» < гом. төрки сиз, сэз < *эсирг > чув. эсир id. эс «син» сүзенең күп. (яки икелек) формасы (безнеңчә, чув. эс борын-борынгы төрки яңгырашны саклый); бу бор. ис//эс = сың//сең (-ис-иң ) кушымчасында саклана, мәс., барасың < бар-а(й)-ыс-ың «бара синең», киләсең < кил-ә(й)-ес-ең «килә синең»; исем – сыйфат төрләнешендә; матурсың < матуры-с-ың «матур синең», тересең < тере-с-ең «тере синең». Башк. һĕҙ һәм як. эһ- < *һэс- «сез» уртак чыганактан килә. К. Син. ЭСТЯ VII: 232–234, 254–256.

Ихтимал, боерык фигыль формасының 3 зат кушымчасы -сын//-сен составында да -с, -эс «син» сүзеннән киләдер.



Предыдущая статья            Следующая статья