Тэтимол 2015

СЕБЕР-Ү «мести, подметать», диал. «вытереть» (миш., себ., к. ТТДС II: 265; Тумашева 1992: 189) «бороновать» < гом. кыпч., к. башк. һебер-, кар., ком., алт. сибир-, сибүр-, хак. сiбiр-, чыгт. сипур-, уйг., чыгт., госм., аз. һ.б. сүпүр- < бор. төрки (Радлов IV: 848; ДТС: 501, 517) sipir-, süpür- id. > венг. söpör-, seper- «себерү» < бор. төрки *сирбиир-, к. тув. ширвиир- «себерү». Себер нигезенең веляр параллеле – каз., кырг. сыпыр-, алт., хак. сыбыр- «себерү, бөтенләй куып чыгару (китү)» ~ тат. сыпыр-у (к.). Ошбу сүзләрнең тамыры сарп//сäрп//сырп//сирп – каты ышкылуны белдерүчән тәкълиди сүз тагын берничә гом. төрки сүзгә нигез булган һәм үзе дә фигыль мәгъ. кулланылган, шуннан чув. шăпăр, шăппăр, мар. шĕвĕр < болг. *сĕбĕр, *сĕбĕрĕг > венг. seprö, söprö, söprü ~ як. сиппир, яз. монг. sigür, бур. шэрбүүр < *сэрбигүр «себерке». Рясянен (Räsänen 1969: 437), себер- һәм сыпыр- нигезләренең гомогенлыгын таныган хәлдә, алар чыгт. sür- «себерү» сүзеннән (арытабан чүп-?) димәкче була бугай. Ләкин ул чыгт. сүзе *сирпү- > *сүрпү- сүзеннән үзгәреп килеп чыккан шикеллерәк. Будагов I: 653; Федотов II: 447 (төрле сүзләрне бергә куша); ЭСТЯ VII: 359–360.

Дерив.: себерелү (күч. «азып-тузып йөрү»), себеренү, себерешү, себертү; себермә´, (Тумашева 1992: 184) себергән «җәяүле (буран тур.)» һ.б. К. Себеркәч.



Предыдущая статья            Следующая статья