Тэтимол 2015

СЕБЕР «Сибирь» – Рәшидетдин тарихнамәсендә (XIII г. азагы) бер кабилә-өлкә һәм шундагы шәһәр исеме буларак Сибир искә алына; Рәшидетдиндәге һәм рус елъязмаларындагы Ибирь и Сибирь иле татарча Эбер-Себер, Эбер-Чебер, Ыбыр-Чыбыр «вак халык» сүзенә бик тәңгәл; Себер татарларында хәзергәчә Сыбыр – бор. кечкенә буйлы мифик халык тур. сөйлиләр икән (Исхаков 1992). Фин-угор этнонимикасында сипыр дигән угор (ханты-мансиларның ата-бабалары) кабиләсе билгеле. Шул этнонимны бор. төрки сабир, савир кабиләсе атамасы белән бәйлиләр (угорлар төркиләшкән дип уйланыла). Савирлар V г. Урал белән Алтай арасында яшәгәннәр (к. Мольнар: 19). Византия чыганакларында гунно-савирлар яки гамак-савирлар искә алына. Гамак дигәне төрекмәнчә ғамақ < кыпч. қамгақ < каңгак «биек тәгәрмәчле арба» (к. Чичуров: 49–50, 74–78; 88, 96). Хәзәрләрнең дә сабир дип аталуы билгеле һ.б. (к. Velidi: 92, 27, 404). Гомумән, Себер ~ сабир чагыштырылуы, күп кабатланса да, юраулы.

Себер этнонимы тур. да күп язылган, к. Фасмер III: 616; Язык земли Сибирской // Правда 1978, 9 октябрь; Аникин: 493–494 (күп кенә әдәбият күрсәтелә, ләкин болар моңарчы язылганнарның кечкенә бер өлеше); Тимергалин: 410.

Шуны әйтергә кирәк, Урта гасырларда язылган бай төрки әдәбиятта һәм дастаннарда Себер < Сибир сүзе очрамый диярлек. Шунлыктан хәз. тат. Себер сүзе русчадан алынган булу ихтималы да юк түгел. Бор. татарлар Себер якларын бүтәнчә атаганнар бугай.

Дерив.: (себер татарларында) себерлек «Себер кешесе», себерче.



Предыдущая статья            Следующая статья