Тэтимол 2015

СӘҮЧЕ[сәwчĕ], диал. савцы (Будагов I: 693) «посредник; пророк» < чыгт. саучы «сәүче; илче, хәбәрче» < бор. төрки sabčı, savčı «илче, хәбәрче, пәйгамбәр» ← sab «сүз, нотык; язма хәбәр, хат; кыйсса, тарих», (ДТС: 478, 491–492) sav «әмер; хәбәр»; төбендә кыт. сүзе булса кирәк. Һуннарда чопчи «имче, күрәзә» булган (Гукасян 1981: 81); чаг. ш. ук бор. монг. ǯabuči «илче, яучы» >> мар. савуш, сагуш, сäүс «кияү егете», угыз. сауҗы, төркм., үзб. саучы «яучы» (ләкин сәүче белән яучы бердәй түгелдер!). Будагов I: 693; Мухамедова 1973: 171–172; ЭСТЯ VII: 128–129. К. Чавыш.



Предыдущая статья            Следующая статья