Тэтимол 2015

СӘҮРӘК[сәwрәк], сәүрек, сәwерек (Тумашева 1992: 188), сәүряк (миш., к. ДС I: 172) «молодой конь; юнец, подросток», сәүрәwек (ТТДС I: 386) «молодая липа, молодая кора» ~ башк. диал. (БҺҺ II: 298; БТДҺ: 388) сәүрек, һәүрек, һәүрәк, һәүрик «өергә җибәрелмәгән яшь айгыр; нәселгә калдырыла алмаган айгыр; алаша»; күч. «булдыксыз кеше», һәүәркә «булдыксыз хатын» ~ каз. (Катаринский) сәүрүк «4–5 яшьлек айгыр», сәүрiк «өергә җибәрелмәгән айгыр», сәwүрәк «начар йөрешле айгыр», каз., кырг. (Будагов I: 58, 645, 693) сауруқ, сэврүк «печтерергә билгеләнеп тә печтерелми калган айгыр» < төр. (угыз.) savruk, savuruk «эшкә яраксыз, юньсез; ташландык» ← savur- «ташлау, ыргыту; иреккә җибәрү; җил белән җилгәрү» (к. Суыр-у II ) ← sav- «сугу, кизәнү, куу». Кыпч. телләрендәге сәүрек < саурық һ.б. төр. теленнән түгел, бор. бер угыз сөйләшеннән булса кирәк. Кайбер сүзләр (мәс., башк. һәүәркә < сәүәркә) кыпч. телләренең үзендә ясалган). К. Саба-у.



Предыдущая статья            Следующая статья