Тэтимол 2015

СӘҮДӘ [сәwдә] «торговля; тесное общение» ~ башк. сауҙа, һауҙа id. < гар. сäwдā (сwд «кара булу» тамырыннан), «кара көю; көнчелек, дәрт» сүзеннән; фар. телендә бу сүз «мал табу белән мавыгу, милек дәрте» мәгънәсендә активлашкан; төрки телләрдә сәүдә «дәрт» (гыйшык сәүдәсе «гыйшык дәрте, көнчелекләр һ.б.»), «якыннан аралашу; бәйрәм» (к. кар. сäwда «бәйрәм итү») мәгънәләрен алган; к. ш. ук Ә. Ясәвидә Сабырлы кеше «ахирәттә Алла белән сәүдә кылгай».

Сәүдә < сäwда сүзен бор. фар. сууд «файда, табыш» сүзеннән дә чыгаралар. Ләкин бу фараз фонетик җәһәттән нигезләнмәгән.

Сәүдә продуктив сүзьясагыч нигез: сәүдәче, сәүдәләмәк һ.б. К. Будагов I: 642, к. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья