Тэтимол 2015

СӘРЕНҖЕ, сарынҗы (Г. Исхакый) «цветастая ткань», себ. (Тумашева 1992: 188) сәринди «буй-буй, аллы-гөлле киҗе-мамык тукыма», сәрәнде, сәринде «Урта Азиядәгечә бишмәт тегү өчен буй-буй тукыма» ~ чыгт. (Будагов I: 627), төркм. (ТДГДС: 595) серинда «хатын-кыз киеме өчен тукыма», уйг., бор. кыпч. серәнҗи «салават күпере», үзб. диал. сәрингә «сәренҗе» < фар. сари-и һинди «сәренҗе», төп. мәгъ. «һинд сарие» (сари Һиндстан хатын-кызлары уранып йөри торган бизәкле тукыма кисәге). К. ш. ук кырг. сарынҗы «бишмәт төре». Сәренҗе сүзенә охшаш иске сәрәнҗан «өс киеме» сүзе бөтенләй үзгә – фар. «баштанаяк» дигән сүз.



Предыдущая статья            Следующая статья