Тэтимол 2015

СӘРДӘ, сәрдәнә диал., башк. сәрәтә «сныть; анчоус» > чув. серте, сетре, сетера, мар. середа, седера, удм. сарда < фар. зäрдä, зäрдäнä «зәгъфран, рәваҗ – гомумән үзеннән сары буяу алына торган үсемлек». Будагов I: 608. К. ш. ук тат. диал., удм. шäрдä «сәрдә» (Потанин Г.Н. У вотяков Елабужского уезда // ИОАИЭ II, Казань, 1980) ~ мар. серетан id.

Бу сүз Болгар дәүләте заманнарында ук Урта Азиядән килгән һөнәрчеләр теленнән калган – вариантлар күплеге аның бик бор. алынма булуы белән бәйле. К. Зәрдә, Сәртәк, Чәрнәй . Räsänen 1969: 412 (шикле параллельләр китерә); Федотов II: 38 (этимологиясен белми).



Предыдущая статья            Следующая статья