Тэтимол 2015

СӘНДЕРӘ «полати», диал. (ДС II: 171; ДС III: 145) «плоская крыша на столбах (для сушки сена, снопов и т.п.)» > башк. һәндерә «баскыч» ~ чув. сентре, сентрей һ.б. (к. Сергеев 1971: 106), мар. сендыра, шöлдравал, сäндра, селдыра, сöндра һ.б. (к. Исанбаев 1979: 86–87, 97), удм. сэндра «сәндерә». К. ш. ук тат. диал. (ТТДС I: 386, 389) сүндерә, сүндәрә id.; каз. сәндiре «лапас» (ҚТДС: 290) татарчадан алынма булса кирәк. Бик бәхәсле сүз: М. Рясяненның бу сүзне русча средник (яисә рус. диал. средна) «матча» сүзеннән дип күрсәтүе сәндерә сүзенең мәгънәләрен дә, фонетик вариантларын да аңлатып бетерми. Ш. ук. төр. мусандыра «сәндерә» сүзе дә фонетик җәһәттән караганда сәндерә сүзенең чыганагы булалмый. Тик төр. sondurma «дивардан тышка караган зур, озын балконсыман корылма» (son- «сону» сүзеннән) генә бераз уйландыра. Федотов II: 37–38.



Предыдущая статья            Следующая статья