Тэтимол 2015

СӘНӘК, диал. (ЗДС: 374) синәк «вилы» < гом. кыпч., чув. сенек, сәнәк > башк. һәнәк id. Тат. сөйләшләрендә бүтән фонетик вариантлар да киң таралган: к. (ЗДС: 574) синәк, нокр. (> удм.) саник, мар., удм. (Упымарий: 288; Иванов, Тужаров: 274; Саваткова: 200; Насибуллин: 147) шеньык, шäньык, шаньык (< шайнык); к. ш. ук кырг. сенек «корып каткан тармак, ботак; ике япьле сәнәк» < уйг. сәйнәк id. < гом. төрки *сайнақ id. < сайна-сай- «чәнчү, үткәрү», к. кр.-тат., кырг., каз. сай- «үтәли чәнчү» һ.б.

К. ш. ук кас. сини’, синик, кар. синак, морд. М. цянго, морд. Э. сянго «сәнәк», ихтимал, *сәнгәк, *сәнге шикелле формалардандыр. чаг. тат. (Тумашева: 183) сайғак «кигәвен» ← *сай- «чагу, чәнчү» һ.б. Федотов II: 36–37; ЭСТЯ VII: 236–237. К. ш. ук Сыяу.

Дерив.: сәнәкле, сәнәксез; сәнәкче – 1918–1920 елларда Совет хакимиятенә каршы сугышучы.



Предыдущая статья            Следующая статья