Тэтимол 2015

СӘМРӘҮ[сәмрәw], сәмер кош ← тат. кит. сәмруг «сказочный двухглавый орёл, сказочная огромная птица» > мар. (Исанбаев 1978: 48) сäмрык кайык, башк. һәмрәү, самрау ~ каз. самурық, к.-калп. суймурық, кырг. семирук, зумурук id., нуг. сумырай «бәла-каза рухы» < фар.-таҗ. семург, симург, синмург < авест. saenomereγo «әкияти каракош»; mereγo > хәз. фар. марғ, мурғ, мäрғ «кош», saeno тур. төрле фикерләр бар: «билгесез бер кош» (Абаев 1965: 116), «бөркет; эт» (Рыбаков 1988: 442–443), «дөньяга сома ~ һаума эчемлеген алып килгән беренче кош» (бу кош образында төрки фольклордагы язмыш кошы – ат башындай алтын кәккүк образы охшаш), «изге бәхши кош» (к. Рапопорт: 62–63). К. ш. ук бор. слав. семаргл, симаргл – мифик кош атамасы да сәмрүг < сэммург < сэйна мург сүзеннән килсә кирәк. Сәмрәү сүзен гадичә сийаһ мург «кара кош» дип тә аңлаталар. К. ш. ук МНМ II: 436–437; Тимергалин: 405.

Тат. фольклорында сәмрәү яхшы да, яман да түгел, гадәттән тыш зур гәүдәле кош кына. Ләкин бу сүз белән Россия гербын атаганда аңа кире мәгънә салынган (сәмрәү ~ царизм). Башк. фольклористикасында самрау кошка «бор. башкортларның баш тәңресе» кебегрәк мәгънә салулар – ясалма, фольклорда да, тарихи ядкәрләрдә дә реаль нигезе булмаган раслама.



Предыдущая статья            Следующая статья