СӘЛПЕ, сәлпек, сәлпә «неповоротливый, вялый (о языке в значении невыразительный)» ~ чув. селĕп, селпү, селпү id., венг. selyр «сәлпе, сәлпән» сүзенә караганда, шактый бор. сүз. Әлбәттә, салпы вариантыннан палатальләшкән (салп нигезеннән, сал тәкълиди тамырының -п детерминанты булган тармагыннан). Федотов II: 36. Дерив.: сәлпелән-ү; сәлперә-ү (> сәлберә-ү) → сәлперәк «шиңеп асылынган». К. Сәлпән. |