Тэтимол 2015

СӘЛКЕН-Ү, силкен-ү «плясать, делая движения наподобие журавля, пытающегося взлететь» (фольклористик әдәбиятта, хаталанып, селкен-ү дип язалар), «превратиться в образ животного (о кудесниках, шаманах и т.п.)» ~ алт. селкин-, каз. сәлкiн-, селкiн- «кош кебек кагыну; очарга әзерләнү (зур кошлар тур.); очып китү», бор. төрки (ДТС: 482) sal- «шаманча бию» һ.б. Бор. шаманизмнан калган сүз, җилкен-ү белән тамырдаш.

Рус телендә генә сакланып калган «Алдар и Зухра» башкорт эпосындагы изге хатын Зухра этенә силкин, этем, силкин, дип әйткәч, эт «селкенә» һәм аның тәненнән ярма коела. Асылда (халык иҗатыннан алынган мотив булса) силкин дип әйткәч, хезмәткәр эт коштай очып китеп, сихерле сыйлы дәстерхан алып килергә тиеш иде (к. руслардагы скатерть-самобранка). Силкен – сүзен аңламау эпостагы поэтик мотивның ямьсез бозылышына китергән (кунаклар эт бетен ашыйлар була).



Предыдущая статья            Следующая статья