СӘЛИ, сәләй, сәлли  (ЗДС: 567–570) «пружинная колыбель», чаг. ш. ук сәленмә, сәленгеч, сәленчек, сәленчәк, сәлгелдәк, сәңгелдәк, сәңгелтәк,  себ. цәлгенцәк, цәнгелцәк, арытабан чылаштырылып (ЗДС: 738) чәңгелдек, чәңгелтәк, чәңгелчек  «сиртмәле бишек», «кое сиртмәсе», сел  тәкълиди тамырыннан төрле сөйләшләрдә ясалганнар. Чаг. Чиңгелчәк.  Бу сүзләрнең параллельләре бүтән төрки телләрдә күренми, чөнки «бишек, сәлли» мәгъ. сүзләр сүзлекләрдә начар чагылдырыла.  |