Тэтимол 2015

СӘЛҖУК – представитель древнего тюркского племени – по-видимому от имени древнего вождя. Бу сүзнең монголча күп. формасы сәлҗугут, салйаугут, башк. салъйуһут, салъйут, һальйут, кырг. шулҗуыт һ.б. тат., төрки, монг. тарихи ядкәрләрендә еш очрый. Көньяк Урал регионына сәлҗугутлар, сәлҗукыйлар – сәлҗук токымнары (алар Төркияне нигезләүчеләр буларак киң билгеле) ничек килеп урнашканлыгы бигүк ачык түгел. Кырым тат. составында булган сиҗуутлар да шул ук сәлҗигутлар бугай.

Сәлҗук үзе хәзәрләрдә хәрби хезмәттә булган Дукак исемле бер бинең углы икән. Әтисе үлгәч, би булган Сәлҗук (Сәлчук «силчык») Хәзәр ябгусы (хан урынбасары) белән конфликтка керә, хәтта ябгуны аттан бәреп төшерә. Шуннан ул, бөтен кушыны, мал-мөлкәте белән качып, Харәземгә барып урнаша. Анда ул, йөз яшькә җитеп, 994 елга кадәр яши. Аның угыллары аталары нигезләгән империяне Диҗлә елгасы буйларына кадәр киңәйтәләр. К. ш. ук Чалчут. Velidi: 183–185 һ.б. (сәлҗукыйлар тур. зур әдәбият бар).

Шуны өстик – кайбер тарихи мәгълүматларга караганда, Сәлҗук Ибне Фадланга очраган «күзәркиннең» кияве, димәк, болгар патшасы Алмушның баҗасы булган. XVIII г. Уралда Салзаут волосте искә алына.



Предыдущая статья            Следующая статья