Тэтимол 2015

СӘЛЕН-Ү «качаться, покачиваться» ← *сәл- < гом. төрки сал- (> чув. сол-, сул-) «селкетү, җилфердәтү», сал «җилфердек» тәкълиди сүзеннән; к. гаг., төр. salın- «селкенү», кырг., үзб. һ.б. салаң «салбыр», кар. салла- «селкетү», саллав «веер», бор. төрки (ДТС: 482) sal- «селтәү; шаманнарча бию» һ.б. Палаталь вариант тел. (Räsänen 1969: 409) sälmänčik, «таганчык», алт. säläŋdä- «атыну» һ.б. сүзләрдә күзәтелә. Чаг. ш. ук сәңгелдәк, чәңгелдәк, к. түбәндәгене. К. гом. тат. салкы, салпы, шалпы һ.б. (бик күп сүзләр).



Предыдущая статья            Следующая статья