Тэтимол 2015

СӘЛАМӘТ[сәләмәт] «здоровый (не больной)» < гар. сäлāмäт «исәнлек-саулык», тат. сыйфат мәгънәсе сәламәтле сүзеннән эллипсис буларак килеп чыккан. Сәламәт – барча мөселман халыкларында очрый торган сүз. Тамыры тур. к. Сәлам.

Дерив.: сәламәтлек; сәламәтлән-ү.

1960–1970 нче елларда атеизм, «искелеккә каршы көрәш» бигрәк котырынган елларда бер мәлне Башкортстан радиосында берәү сәлам, сәламәт сүзләре, имеш, «сөннәтләнгән» дигән сүз һәм, димәк, әссәламү-галәйкүм «син сөннәтлеме?» дигән сүз була, дип сөйли иде. Чыннан да, мәзкүр сүзләрнең гарәпчә шундый фигураль мәгънәсе бар, ләкин аны күптән белмиләр инде.



Предыдущая статья            Следующая статья