Тэтимол 2015

СӘЛАМ[сәләм] «привет, салям» > мар., чув., удм. салам ~ каз., кырг., уйг. салам һ.б. id. < гар. сäлāм id. ← слм «исән-сау, бөтен; тыныч холыклы (булу)», шуннан ук к. Сәламәт, Ислам, Мөселман, Тәслим.

Федотов (II: 8) бүтән төрки телләрдә дә салам варианты барлыгыннан чыгып, чув. салам татарчадан түгел димәкче (ул тат. вариантын искә дә алмый), ләкин мар. диал. сäлäм, шäлäм вариантлары бар.

Удм. телендә салам «бүләк, күчтәнәч» мәгъ. дә кулланыла. Тат. орфографиясендә сәлам дип язу гарәпчә язылышны чагылдыра һәм орфографик традициядән килә. Будагов I: 632.

Дерив.: сәламлә-ү, диал. сәламлек «кеше аша җибәрелгән бүләк, күчтәнәч». Әс-сәламү галәйкүм «сезгә тынычлык (телим)» дигән мәгъ. тәгъбир.



Предыдущая статья            Следующая статья