Тэтимол 2015

СӘКӘЛ «пежина, пучок волос у копыта коня» ~ чув. сакäл, мар. диал. сакыл, башк. һәкәл, каз. шекел id. ~ бор. чыгт. (Räsänen 1969: 408) sekül, аз. сәкил, төркм. секкил «ат аягындагы ак тап, ак йоннар», кырг. секелек «баланың маңгай чәче, чупае», монг. саглага «сәкәл; чук», сагсаг «чачаклы-чуклы» һ.б. (күп дериватлар), монг. диал. (Rona-Tas 1964: 168–169) sagalak, sagalga «сәкәл», segeldereg «ат дирбиясендә кыска каеш бау; чук». К. ш. ук госм. шақақ, төр. seki «сәкәл, чук, чупай». Ачык түгел. Räsänen 1969: 408; Федотов II: 6; ЭСТЯ VII: 226–227 (тат. һәм башк. параллельләре китерелмәгән). К. Сагалдырык.



Предыдущая статья            Следующая статья