Тэтимол 2015

СӘГАТЬ[сәғәт] «час; часы» > чув. сехет, мар. сäгäт, сагат, шагат ~ төркм., к.-балк., кар., ком. сағат, каз., кырг., госм., алт. һ.б. саат, үзб. соат id. < гар. сā‘āт id. ← сw‘ «казык» сүзеннән: кояш сәгатенең унике казыгының берсе күз алдында тотылган. Федотов II: 38–39 (башк. мисалын китерә, тат. сүзен белми).

Элекке тат. телендә сәгать вакыт берәмлеген генә белдергән, вакыт үлчәгеч инструмент сәгатьләмә дип аталган, к. Сәтләмә, Сәтлек. Тимергалин: 400–401.

Дерив.: сәгатьле, сәгатьсез; сәгатьче; сәгатьләп (мәс., эшләү, түләү һ.б.)



Предыдущая статья            Следующая статья