Тэтимол 2015

СӘВИТ I[сәwит] (ТТДС I: 384); сәwитем «моя подруга, подруженька», сүзлекләрдә рус. советчица «киңәштәш (ахирәт)» сүзеннән дип аңлатыла. Ләкин ник русча сүзне кыскартып әйтәләр икән? Дөресрәге – төр. һ.б. seviyet «тугрылык, тиңдәшлек; ахирәт» < гар. сäwийäт «тиңдәшләр» түгелме икән? Чаг. тат. иске әд. сәwийә «тәңгәллек, тигезлек» һ.б.

Икенче җәһәттән к. бор. төрки (ДТС: 498) Sevit «Венера, Зөһрә» – «чибәр кыз» мәгъ. сүз дә булган. Шуннан сәwитем «чибәрем» була алган…



Предыдущая статья            Следующая статья