Тэтимол 2015

СӘВЕР[сәwĕр] «апрель (точнее 22 апреля – 22 мая) < гар. зодиакаль календарь буенча çäwр «үгез» сүзеннән. Хәз. календарьларда рус. телец сүзеннән тәрҗемә итеп үгезбозау (ае) дип язып куялар (әйтмәкче, «үгез бозау» мәгъ. бездә кыскарак сүзләр дә бар). Мин шәхсән бу русчадан тәрҗемәләнгән атамаларда политик бер эчкерлелек күрәм: гүяки татарлар, руслар әйтмәсәләр, зодиакаль календарьны белмәгәннәр булып чыга…

Зодиакаль календарь системасы тур. күп язылган.

Сәвер аен сөйләшләрдә сабыр ае дип тә атыйлар икән, к. ЗДС: 553. Бу – сәвер сүзенең бозылышы булса кирәк, әмма мөстәкыйль бер сүз булуы да ихтимал.



Предыдущая статья            Следующая статья