Тэтимол 2015

СӘВЕЛ II: сәwелем, сәүлем (әстр., к. ЗДС: 569) – слово обращения снохи к золовке: элек татар гаиләләрендә киленнең каенсеңлесенә эндәшү сүзе. Сәwелем < миш. сәүгелем ~ төр. sevgülüm, sevüglüm, sevüglügum (sevgü «сәүге, сөю хәле») сүзеннән булса кирәк. Ягъни сөеклем сүзенең мишәрчә-угызча варианты. К. бор. төрки (КБ; ДТС: 497–988) seviglig «сөекле», sevig, sevüg «сөю; сөйгәнең» һ.б. К. Сөй-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья