Тэтимол 2015

СӘВӘТ[сәwәт], сәвад иск. «грамота; грамотность» ~ каз., кырг. сабат, үзб. савод id. < гар. сäwāд «кара; язу карасы; каралама, сәвәт» ← сwд «кара булу» тамырыннан, к. ш. ук Сәүдә.

Бу сүз Башкортстанда әле 1930–1940 нчы елларда актив кулланылышта иде. Мең ел буе сәвәтле татар халкында сәвәт сүзенең онытыла төшүе (аның урынына грамота кулланылу) гаҗәп!

Дерив.: сәвәтле, сәвәтсез.



Предыдущая статья            Следующая статья