Тэтимол 2015

СӘВӘЛӘЙ [сәwәләй] «ряженый (под Новый год); потешник», диал. (ТТДС I: 384, 520) сәбәләү, сәвәнәй, шабалаң, шәбәләй, шәбәләү id., «человек в одежде до земли», (МТД 1978: 49) сефелей «озын кием», башк. (БТДҺ: 388) һәмәләй, һәмәндәй «әзмәвердәй зур кеше (колга атламаларга басып атлап йөргән кеше)», һәүәнәй «Баба-яга», к. ш. ук (ЗДС: 565) сәwәнәй «ямьсез кыяфәтле кеше», «клоун», сәбәләүдәй «килешсез озын күлмәктән», сәwәнәйле «кием алмаштырып уйнау». Минем җыйган материаллар буенча, сәвәләй «зурлар киеме киеп атлый алмаган бала», шәбәләү «мәзәкче». Якын төрки телләрдә бу сүз юк бугай. Күрше телләрдән мар. (Исанбаев 1978: 48) сäвлäй «сәвәләй» тат. теленнән алынган.

Сәвәләй сүзен хак. (Катанов 1888; Будагов II: 404; Унгвицкая: 64–66) сiвäлдäi, сибэлдэй, сибильдей, хара шивильдей «сихерче, җадучы» сүзе белән бердәй дип карасак, бу сүзләр бор. мәҗүсилектән килә дип уйларга мөмкин. Чаг. ш. ук тунг.-маньч. (Василевич) sәwәn, šәwәn, hәwәn «шаманның ярдәмчесе».

Башкортстанда һәм Татарстанда берничә Сәвәләй авылы бар. Чаг. ш. ук эвен., эвенк һ.б. тунг. (ССТМЯ II: 135) сэwэн, сэwэки һ.б. (күп вариантлар) «аю рухы – тәңренең ярдәмчесе; аю булып бию». Чаг. Сибел.



Предыдущая статья            Следующая статья