Тэтимол 2015

САЯК III[саºйақ] диал. «ложь; пустословие», (ТТДС I: 357) «бестолковый» ~ чув. суйа < сойа ~ мар. (Иванов, Тужаров: 268; Саваткова 1981: 198) сойа < сайа, сайак, шая, исойа, удм. (Насибуллин: 147) шойак «алдак, әләк» ~ алт. диал. (Баскаков 1972: 244–245) сайақ, сайгак, хак. сайғах «әләк, бөһтан», төр. saya- «җеназада мәрхүмне мактау» ← *сай-, *сайы- икәнлеге күренеп тора, әмма сүзьясагыч фигыль итеп бор. тат. (?) *сай- > чув. суй- (< сой- < сай-) «алдау, ялгану» карала; к. хак. сайға-, сайха-, сасха- (бор. тат. *саҙға-) «рәнҗетү», к.-калп. сай- «күп сөйләү; әләкләү», чаг. каз. һ.б. сай- «чәнчү» һ.б. ЭСТЯ VII: 150 (безнеңчә, артык материал бирә).

Федотов (II: 54) чув. суя «ялган, әләк» сүзен рус. всуе, суе «юкка (сөйләү)» белән чагыштыра, ләкин бу фараз ышандырырлык түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья