Тэтимол 2015

САЯК II[саºйақ] (Тумашева 1992: 183) «редкий; поодиночке» (сирәк-саяк гом. тат.), башк. һайақ < гом. кыпч., уйг., төркм. һ.б. угыз. сайақ «ялгызак; сукбай; көтүчесез, башлыксыз», нуг., ком., к.-балк. телләрендә «эшлексез, азгын», алт. сайақ, хак. сайах «сирәк» ← сай-, сайа- «сирәкләнү, сирәгәю; таркау һәм сирәк булу»; к. ш. ук каз. сайдак «ялгыз», кырг. сайаң «бик сирәк». К. Саяк I, Сайгак. Räsänen 1969: 395 (тунг., кор., фин. телләреннән параллельләр таба).

Сайак сүзе төрки телләрдән бүтән телләргә дә кергән, к. авар. саяқ «тәртипсез йөрүчән».



Предыдущая статья            Следующая статья