Тэтимол 2015

САУРЫЙ[саºwр ы̌й] (Будагов I: 614), сауры, диал. саурын «отделанная кожа (крупа коня); круп» ~ башк. һауырый, һауыр «ял; савыр, арт сан (атныкы, сыерныкы); ат яки сыер савырыннан ясалган (кызыл төсле) күн», себ. сауры, сағры «арт сан, савыр» (к. Тумашева 1992: 186) > удм. сарвыл, саурыл «ат савыры», рус. диал. сары «коневые сапоги», савры «тибенге» (Даль) < гом. кыпч. саwры, саwру < гом. төрки, бор. төрки saγrï «атның савыр тиресеннән эшләнгән күн» (к. ДТС: 481), сууры (к. Räsänen 1969: 393), уйг. сағра id. һ.б., к. ш. ук Соран I; рус. сагиры, сагыры «су үтмәслек махсус итек», шагиры «иеләнмәгән тиредән эшләнгән аякчу», шагири «күн оек» (< эвенк. шагирал id.), сáры «ат тиресеннән тегелгән якут итеге» (к. Аникин: 472, 487, 683). ЭСТЯ VII: 142–144.

Бөтен дөньяга билгеле бу сүзнең күп кенә (төркиләргә күрше) телләрдә этимологик дублетлары гамәлдә. Тат. телендә алар алты: савыр, саурый, саурын, соран, шигрин, шагрень; рус телендә дә ким түгел.

Савыр башлыча тән әгъзасын, сирәгрәк күнне белдерә; саурый башлыча күнне, сирәгрәк тән әгъзасын, саурын «ат күнен», соран «мөгезле терлек күнен» белдерә. Шигрин революциягә кадәр рус теленнән «затлы күн» мәгъ. шагрень сүзеннән үзгәреп кергән, шагрень – шул мәгънәдә (асылда французчадан) революциядән соң кулланыла. К. Шигрин.

Саурый формасы үзе *саwырың (чаг. госм. шагырын, сагырың) яңгырашыннан һәм бор. монг. сагари(н) «соран» сүзеннән булса кирәк (к. Пекарский: 2110–2111): бу сүз тунг.-маньч. телләрендә дә (эвенк. сäри, һари, шаγирал «аякчу, чарык», маньч. сарин «савыр күне») киң таралган (к. ССТМЯ II: 66) һәм анда монг. теленнән дип уйланыла. К. ш. ук рус. савры иярнең ике ягыннан асылындырып куелган күн кисәкләре (Аникин: 471, бай әдәбият күрсәтелә). К. кырг. соору «савыр, саурый», соорун «оча (аучы табышының аудан кайтканда беренче очраган авылдашына бирелә торган өлеше, гадәттә савыры)» < *саwырын id. Әгәр бу сүз саwыр < сағыр, сағры сүзенең инструменталь килеш формасы булса, саwыр төптә «оча» мәгъ. була һәм, ихтимал, монг. сага- «тарту» фигыленнәндер (к. тат. тарту < тартыг «кәләшкә бүләк»). К. Оча (бүләкләү гадәте тур.). Чаг. Чарык. ЭСТЯ VII: 142–144.



Предыдущая статья            Следующая статья