Тэтимол 2015

САУ[саºw] «здоровый, целый; не больной» ~ башк. һау id. < гом. кыпч. сау, кырг. соо < уйг., чыгт., угыз. һ.б. сағ, тув. саа, бор. төрки (ДТС: 480) saγ «сау; яхшы, әйбәт», «саф, чиста»; «уң» > гом. кыпч. һ.б. сақ (к. Сак ). Бу күзаллау чув. сывă «сау, исән» һәм сыхă «сак» сүзләренең параллельлегеннән дә килеп чыга. К. ш. ук яз. монг. saγ «сак», калм. саг «саклык, уяулык» һ.б. Räsänen 1969: 395–396; Федотов II: 73–74; ЭСТЯ VII: 132–137.

Дерив.: саулык, саусыз . Сау сүзенең дериватлары күптәннән бирле күрше фин-угор телләренә кергән: мар. шу «сау», шулык «саулык» < чув. диал. су, сулăх; мар. шушыр < сусыр ~ удм. сöсыр < болг. *саусыр «саусыз» (болг. сүзе үзе кыпч. алынмасы нигезендә ясалган). Фразема: гом. кыпч. характердагы сау бул – шуннан саубуллаш-у (күрше телләргә дә алынган).

Тат. савык-у «сәламәтләнү» сүзе электә сау-у «сау булу» фигыле булганлыгын күрсәтә (саwык - нигезе шуның интенсивлык дәрәҗәсе булса кирәк).



Предыдущая статья            Следующая статья