Тэтимол 2015

САТ-У «продавать, продать», күч. «предать» (исемләшкән формада сату «сәүдә, товар») > удм. диал. сат-, чув. сот- > сут- «сату», мар. сату «товар», башк. һат-ыу < гом. кыпч., уйг., угыз. һ.б. сат- (к. Радлов IV: 1375) id., чыгт. сатығ, тув. садығ «сату эше, кибет, магазин», як. һатыы > атыы (Пекарский I: 198) «товар; хак; сәүдә, сату» – этимологлар бу сүзне чыгт., уйг., бор. төрки sart < бор. һинд. sartha «кәрван, сәүдә; сәүдәгәр» (к. Сарт ) сүзеннән килә дип уйлыйлар. Төрки телләрдән бу сүз күп күрше телләргә алынган, мәс., абаз. сату «сәүдә» (сатучы «сәүдәгәр»), венг. szatocs «сатучы» һ.б. Башк. һатыу һәм як. һатыы вариантлары уртак чыганактан килә. Будагов I: 683; Räsänen 1969: 405; Федотов II: 67–68; ЭСТЯ VII: 214–215 (этимология үзгә).

Дерив.: сатыл-у; сатын-у («анаңны сатыйм» дип сүгенү»); сатыш-у; саттыр-у; диал. саткын «сатуга билгеләнгән» (к. Сатлык ); сатулаш-у; сатучы.

Идиоматик тәгъбирләреннән сатып алу «акча түләп алу» сәерсендерә, тик шуңа охшаш тәгъбирләнеш бүтән төрки телләрдә һәм монг. телләрендә дә (худалдан авах: худалдан «сатып», авах «алу») күзәтелә, бор. төрки телләрдә дә (ДТС: 490–491) satïb al- id. Күрәсең, моның тәүге мәгъ. «сату һәм алу» (ягъни «сәүдәләшү») булган. Сатып ал- тәгъбиренең эчке мантыйксызлыгын өнәмәүчеләр шул мәгъ. иске тат., кар. сатнал-у, сатын ал-у ~ төр. satın al-, чув. сотын > сутын ил- фраземасын кулланалар (сатын < сатығын булса кирәк), к. Ә. Ясәви телендә саткын алу: [Кол-Хуҗахмәт] җанын биреп саткын алды көймәклекне (94 хикмәт). Ш. ук. сатым алу тәгъбире дә бар. Безнеңчә, иң яхшы вариант шул – сатым алу. Тат. әд. телендә дә саткып алу тәгъбирен кулланырга була. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья