Тэтимол 2015

САТАШ-У «бредить» > мар., удм. (Алатырев 1976: 142) саташ- id., башк. һаташ- id. ~ нуг. сатас-, каз. шатас «буташтыру» < бор. төрки satγaš- «чатлашу, буталу» ← satγa- «чатлы итү, чатлашу» (к. ДТС: 490). Гомумән, саташ-у «зиһен буталу» төрки телләрдән тат. телендә генә диярлек: бүтән телләрдә бу фигыль бик төрле мәгъ. очрый: госм., аз. саташ- «очрашу, адашу, һуштан язу; шаяру; янау», кар., ком. саташ- «җанга тию, бәйләнү», башк. (БҺҺ II: 288) һаташ- «сабышу», чаг. саташ- «борчу» һ.б. төп. фигыль сатга- да шулай ук күп мәгънәле (ДТС I: 490 өч омоним satγa- күрсәтә: «таптау, кимсетү»; «кисешү»; «бурыч-түләү эшләрен башкару»). Бу хәл сүзнең чыгышын томанлы итә. К. Räsänen 1969: 405.

Дерив.: саташыл-у; саташтыр-у.



Предыдущая статья            Следующая статья