Тэтимол 2015

САСЫ «вонючий» < диал. сассық, башк. һаçық id. ← тат. сасы-, башк. һаçы- «сасу» фигыленнән, к. гом. кыпч., угыз., үзб. сасық «сасы» һәм сасы-, сассы- «сасу», бор. төрки (ДТС: 490) sasïγ «сасы», sasu-, sasï- «сасу» < тат. диал. (Зимасов: 81), уйг. диал., ком. сарсы- < (кырг.) саңырсы- «сасы һәм пычрак булу» ← чыгт. саңк, бор. төрки saŋ «кош (бигрәк тә ерткыч кош) ашы калдыгы, тизәк» (к. Будагов II: 403; ДТС: 485) сүзеннән. Чаг. ш. ук тув. саң «арча яндырып төтәсләү йоласы», уйг. сарсағ, сарсығ «әшәке», сесиқ «сасык», чув. шăршă, шăрăш, шăш «ис», ком. сарсы- «ашалып бетмичә калып, черү», як. асах «юеш һәм черек». Кайбер телләрдә (угыз, бор. төрки) сарсық, сарсығ «тупас һәм көчле» мәгъ. килә (к. Räsänen 1969: 405), төр. sars- «тетрәү, калтырау» һ.б. Бу сүзләрнең тамыры, ихтимал, үзгәдер. Федотов II: 451 (чув. шăрш нигезендә -р- «кертелгән аваз» ди, ләкин бу дөрес түгел – монда ул аваз борынгыдан килә).

Дерив.: сасылык, сасылан-у; фигыльдән – сасыт-у. ЭСТЯ VII: 213–214 (этимология сайрак).



Предыдущая статья            Следующая статья