Тэтимол 2015

САРЫЧЫН I(Ш. Камал) «Царицын (Волгоград)» бор. миш. (куман-кыпчак) сарыцын «саргылтым» сүзеннән. Шулай дип куманнарны (ком төслеләрне, ягъни сары чәчлеләрне) атаганнар, мөселман куманнар шул яклардан Шәрыкка китеп, анда хәчтерүшләр (тәре йөртүчеләр) белән көрәштә актив катнашканнар. Шулар атамасыннан рус. сарацин < урта гасыр латинчасынча saraceni «хәчтерүшләрнең дошманнары, сугышчан мөселманнар» сүзе, ш. ук гар. саржийä < саргийә «сарациннар, саргыллар» сүзләре килә (монда мишәрләрнең бор. заманнарда ук -ғ- урынына урта -г- авазы белән сөйләүләре чагыла). К. Räsänen 1969: 404.

Тарихи әсәрләрдә сарычыннар тур. күп язылган.

Царицын атамасын шул шәһәрдә Иделгә койган Царица («патшабикә») елгасы исеменнән чыгаралар. Ләкин бу соңгы этимологизация. Ихтимал, ул елга элек Сарысу яки Сарыча дип аталгандыр (аның сулары саргылт). К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья