Тэтимол 2015

САРЫМСАК «чеснок» > мар., удм. сарымсак, башк. һарымһақ < гом. кыпч., урта төрки сарымсақ ~ яз. монг. sarımsag id. (Räsänen 1969: 404), шор. сарымзақ, гаг., госм. сарымсы «саргылт» сүзләре белән чагыштырыла, ләкин СС sarmısak, saramsak, sarmusak, ком., бор. төрки самурсақ, к.-балк. сарысмақ вариантлары бу сүз сарыс-, сарсы- «сасу, кискен ис аңкыту» ~ төр. sarsmak «тетрәндерү» сүзеннән дә була алуын күрсәтә. Бәлки сүзнең беренчел нигезе сар-ымса- «сар (үләксә) исенә ия булу»дыр, к. Сар. Räsänen 1969: 404; ЭСТЯ VII: 210–211.



Предыдущая статья            Следующая статья