Тэтимол 2015

САРЫК «овца», диал. (ДС II: 162) «ягнёнок-самка» ~ башк. һарық, чув. сорăх > сурăх, мар. шорык < шарык < болг. *сарық < гом. кыпч. сарық < *сағрық «савыла торган сарык» (савылмый торган сарык – куйдан аеру өчен әйтелгән) ← сағ- «саву» сүзеннән. Чаг. «Идегәй» телендә саурык бия «савыла торган бия, кымыз биясе» < сағрык (бэйэ). К. ш. ук уйг., төркм. саглык «сарык»; каз. сарық «куй токымы» дип кенә әйтелә. Чаг. Саулык. Сарык саву элек киң таралган булган, к. Пышлак.

Гомумән, сарык сүзе киң таралмаган – ул кайбер кыпч. телләрендә (кырг., к.-балк.) теркәлмәгән (аларда куй сүзе генә билгеле). Тик тат. телендә дә бу «яңа сүз» дигән нәтиҗә белән (Мусаев: 89–91) килешеп булмый. Ш. ук М. Рясяненның (Räsänen 1969: 403) сарык сүзен сар-у фигыленнән дип раславы да нигезләнмәгән. Сарык сүзе койрыклы сарыклар (куйлар) да, койрыксызлары да асралган халыкта килеп чыккан, андый халык исә утрак төркиләр – татарларның турыдан-туры бабалары була. Федотов II: 66 (этимологиясе сай); ЭСТЯ VII: 209–210 («этимология билгесез» диелә, безнеңчә, җитәрлек дәрәҗәдә билгеле).

Формаль җәһәттән сарык < сағрық < сағлық (л > р) яисә бор. *сағ-ры- фигыленнән, к. тат. диал. (кан) саw-у ~ саwыр-у.



Предыдущая статья            Следующая статья