Тэтимол 2015

САРПАТ, сарпыт, сарфат, диал. (Н. Исәнбәт; ТТДС I: 363) «приличный вид; аккуратность» << фар. сäрбäнд «яулык, баш бәйләгеч» (сäр «баш», бäнд «бәйләвеч, яулык»), к. чув. сурпан, сорпан, сарпан > шарпан, сараппан, мар. сарпан > шарпан «тасмал, башка яулык итеп урала торган сөлге», куман. sarpan «ашъяулык», бор. кыпч. сарбан, сарапан «чалма» (Räsänen 1969: 409; Курышжанов: 184), себ. тат. сарабат > хант. saravat «сәйлән белән чигелгән кашбау» (Прыткова: 231); күрәсең, сарбат < сäрбäнд > сарбан; сәрбанд «рәешле яулык» сүзенең сарпат «әдәп» мәгънәсен алуы шуның белән аңлатыла ки, хатын-кызның яланбаш йөрүе әдәпсезлек, мәдәниятсезлек саналган; шундый җыр бар: Чыкма тышка яланбаш, Язык булыр – ярамас, Яланбаш йөргән кызларга Бер егет тә карамас. Ихтимал, бу сүзгә зарафәт «матурлык» сүзенең контаминацион тәэсире бардыр.

Дерив.: сарпатлы, сарпатсыз .



Предыдущая статья            Следующая статья