Тэтимол 2015

САРМАН II, Сәрмән – название реки и сельского района в Татарстане – нуг., каз. сарман ыругы исеменнән булса кирәк (Сәрмән бассейны ыруг биләмәсе булган), андый очраклар күп кенә, к. Байкы, Зилаер, Өсән. Ул ыруг, хосусан, Г. Ибраһимовның «Казак кызы» хикәясендә искә алына. ХV–ХVI гг. Сарман буйларында нугайлар яшәгән. Сарман сүзе гомуми мәгъ. фарс. сарбан «дөяче» (сар «дөя») яисә бор. сармат (скиф) этнонимын хәтерләтә. К. ш. ук төр. sarman «зур гәүдәле, олы» (шул сүздән булса кирәк, Сарман – Чыгтай ханның угылларыннан берсе). Алт. миф. (к. Маадай-Кара: 116, 463) Сарыйман «кояшның тәүләп күренгән иле». Шулай итеп Сәрман < Сарман бик төрлечә аңлатыла ала. Чаг. ш. ук Сарманай – элекке бер ай исеме.

Сарман гидронимы тат. халкында шул исемдәге көй-җырга мөнәсәбәттә бик билгеле. Сарман, сарыман дигән топонимнар Казакстанда да бар.



Предыдущая статья            Следующая статья