Тэтимол 2015

САРАФАН «сарафан» < рус. (интервокаль -ф-), ләкин рус сүзе үзе төрки телләрдән. Гадәттә (рус этимологлары) бу сүзне төр. serapa < фар. сäр-у-пай «баштанаяк (озын күлмәк)» сүзеннән дип тәгърифлиләр (бүтән бер фар. сүзеннән – serapa «затлы кием» сүзеннән диючеләр дә бар, к. Фасмер III: 561), ләкин бу этимология азактагы авазын аңлатып бетерми. Шунлыктан, безнеңчә, рус. сарафан < болг. сарыван < фар. сäрбанд «баш бәйләвече; озын яулык» сүзеннән дә була ала. К. Сарпат, Сарпинка.

Башк. (БҺҺ II: 288) һарапан, чув. сарахван, сараппан, мар. сарапан «сарафан; хатын-кыз күлмәге» рус һәм тат. телләреннән таралган булырга тиеш. Рус. сарафан һәм аның модификацияләре тур. к. Мусина 1978.



Предыдущая статья            Следующая статья