Тэтимол 2015

САРАНА «сарана, саранка, лилия» («зур суганлы үсемлек, урманлы якларда очрый») > чув., мар., рус. саранá ~ бур. һараана < монг. сараана, сараанаг, яз. монг. sarana, sirana id., к. ш. ук як. сардаңа, сардага > рус. диал. сардина «сарана төре», рус. диал. сахарана id. Төбендә бу сүз сары кана > сарығана (қана «үлән, кыяк һ.б.ш.», к. Кана-у ) булган, чаг. себ. (Тумашева 1992: 186) сарғай < сарықай «сары чәчәкле сарана» (гадәттә сарана шәмәхә яки кызыл чәчәкле булучан), башк. һарана, башк. диал. (БТДҺ: 372) һарғымсақ «сарана». Räsänen 1969: 403; Федотов II: 17; Аникин: 484 (арытабангы бай әдәбият күрсәтелә).

Сарана кайбер төрки кабиләләрнең еллык азык балансында, бигрәк тә бор. заманнарда, зур роль уйнаган, хәтта сарана айы > тат. диал. саранай дигән ай исеме (май-июнь) булган. К. ш. ук Сарымсак.

Дерив.: сараналы; сараналык.



Предыдущая статья            Следующая статья