Тэтимол 2015

САРАЙ «дворец; сарай» < фар. сäрай < иске фар. сäраи «сарай, бина» ← авест. thraiti id., thra-, дra- «төзү» (Platts: 650) ~ рус. строй. Сарай сүзе фар. теленнән дөньядагы барча телләргә диярлек таралган (Россия телләренә – рус теле аша да). Рус. сераль, серайль «хәрәм сарае» фр. теле аша төрекчәдән килә. Сарай – хуҗалык корылмасы мәгънәсендә тат. телендә дә – русчадан. Иске әд. телебездә мәһабәт, рәешле бинаны сәрай дип, әлеге хуҗалык корылмасын сарай дип атап, аермалы итеп язганнар. Без дә шулай язу тарафдарыбыз. Рус. сарай тур. Аникин: 483 (әдәбият күрсәтелә).



Предыдущая статья            Следующая статья