Тэтимол 2015

САРАВЫЧ[саºраw ы̌ч] «платок, надетый козырьком над глазами» > удм. диал. сарауц id. < тат. диал. сырауц (Радловтан – Тумашева 1992: 197) > сылавыч (ТРС 1992) «женский головной убор, в который вкладывается коса; тесьма для волос – налобник», сарауц (Тумашева 1992: 188) «головной убор с позументами, который надевают старухи» > миш. салауц id., башк. (БТДҺ: 372) һарауыс «чигелгән янчык» ~ нуг. сылауш «накидка в форме косынки с опускающимся сзади концом» диелгән (к. Ногайцы 1988: 128–131) ~ каз. сарапшин «ат кылыннан тукылган челтәр», кырг. сарапчы «күзлек», хак. сарапчы «кузыр, козырёк» ~ яз. монг. sarabčin «кузыр, япма» > як. чарапча, чарапчы, эвенк. сарапчу id. > рус. черапча, чарапча «күзне артык якты кояштан (мәс., карлы тауларда) саклар өчен кылавын күзлек». Икенче яктан кр.-тат. saraγyç < бор. төрки (ДТС: 488) saraγuč, чыгт. саракуч – хатын-кызларның катлаулы баш киеме < фар. сäрагош, сäракуч > гар. сäрāқӯҗ id. Бу сүзнең фонетик вариантлары вә дериватлары хәтсез күп һәм таралышы да бик киң (слав. телләренә дә үтеп кергән). Будагов I: 624 (фар. – Урта Азия сәракучы тәфсилләп тасвирлана); Räsänen 1969: 402, 428; Номинханов 1975: 132; Субракова: 44; Аникин: 656. Кайбер тикшеренүчеләр (к. ССТМЯ I: 65) сарапчы һ.б.ш. (-п- белән килгән) вариантларын саравыч белән бәйләмиләр, аерым сүз дип карыйлар. Тат. диал. (ЗДС: 592) сылаугыч «толымса» халык этимологиясе буенча килеп чыккан сүз. Чаг. Сар-у.



Предыдущая статья            Следующая статья