Тэтимол 2015

САП-У(сабу, сапты) 1) «отойти в сторону (чтобы пропустить встречного)», «уходить от основного пути, от правды и т.п.», 2) «вдевать нитку в ушко иголки», 3) «приделать, прикрепить выдающуюся деталь к корпусу, к основной части», «надевать» – М. Рясянен (Räsänen 1969: 401–402) бу мәгънәләрне төрле аерым сүзләр итеп күзаллый, ләкин, безнеңчә, алар бер үк мәгънәнең төрле чагылышлары гына.

Беренче мәгънәлектә сап- кыпч. һәм угыз телләрендә таралган (Радлов IV: 401–402), шуннан сабыш-у «салыну, салышу, әверелү» (чаг. тат. сарыга сабышу) килә; к. ш. ук чув. сап- > суп- «хәлдән таю, азап чигү; бер тарафка китү» һ.б. (күп кенә үзенчәлекле дериватлары бар, к. Ашмарин XI: 187–188), сып- «сабу, ялгау». Икенче мәгънәлек барча төрки телләрдә, ләкин сирәк кулланыла. Өченче мәгънәлек башлыча тат. сап- һәм чув. сып- сүзләрендә чагыла. Шунысы кызык, бу мәгънә нигезендә тат. диал. (ДС II: 162) сапма «читек; кәвеш» һәм бор. болг. сапаг > рус. сапог «итек» сүзе ясалган (к. Фасмер III: 559). Төркм., к.-калп. сап- «иген игү» сүзе дә шул ук тамырдан бугай. ЭСТЯ VII: 197–198.

Сап- фигыле сап исеменең коррелянты-тамырдашы булуы бик ихтимал. Федотов II: 64; ЭСТЯ VII: 197–198.



Предыдущая статья            Следующая статья