Тэтимол 2015

САҢГЫРАУ[саºңғ ы̌раw] «глухой» ~ башк. һаңғырау > мар. (Упымарий: 192) соңыра, содра, удм. диал. (Насибуллин: 133) соңро, чув. диал. сантрав id. < гом. кыпч. саңраw, саңғыраw «саңгырау, чукрак» ~ бор. төрки (Радлов IV: 288) саңрағу «саңгырау», бор. чыгт. (Поппе 1938: 147) saγrau, saγır, saqır id., к. ш. ук себ., каз. саңыр, нуг., төркм. сағыр, төр. sagır, гаг. саар «саңгырау», госм., чыгт. саңғы «аптырашта калган, башы тонган; туңган, туң» (Радлов IV: 302), тув. саңга «ачыгавыз», тат. диал. (ЗДС: 51–57) сақ, сакбай «саңгырау». Бу сүзләрнең тамыры – *саңқ «туң, тонган» мәгънәсендәрәк булса кирәк. Шуннан саңкы-, *саңгы- фигыле ясалып, шуның интенсивлык формасы *саңгы-ра-у «саңгыраулану» килеп чыккан һәм, ниһаять, исем фигыль булып, саңгырау пәйда булган (чаг. Аңгырау, Кыңгырау, Яңгырау. ЭСТЯ VII: 145–146. Чаг. ш. ук Сакау, Сандырак, Сантый.



Предыдущая статья            Следующая статья